Стихотворение Роберта Миннуллина на татарском языке "Песня родника". Рассказывает ученик 6 класса Семенов Никита (13 лет).
Челтер-челтер ага чишмә,
Һич тә тыймалы түгел.
Ә сулары шундый йомшак,
Эчеп туймалы түгел.
Без киләбез чишмәбезнең
Салкын суын эчмәгә.
Эчкәндә, үзеннән-үзе,
Баш иелә чишмәгә.
Чыңлый чишмә, җырлый чишмә
Җилферди зәңгәр толым.
Чишмә җырын тыңлап ята
Зәңгәр толымлы болын.
Чыңла, чишмә, җырла, чишмә,
Тынма, чишмә — чыганак!
Бу болыннар, уйсулыклар —
Сиңа яшел чынаяк.
Ещё видео!