Әлеге бәхетле әти-әни Яңа Әлем авылында яшәүче Алинә һәм Илвир Насыйповлар. 2 гыйнвар көнне дөньяга килгән малайларына алар Илдан дип исем кушкан.
Аларның шатлыкларын уртаклашып, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәмәдиева ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның тәбрикләвен һәм районның истәлек бүләген тапшырды.
Әлеге гаиләгә сабыйларын сау-сәламәт итеп үстерүләрен телибез.
Ещё видео!