Салават Фатхетдинов 9 сезон
Текст
Туган көн бүләгең - чәчәкләр - киптеләр,
Кипсә дә, барыбер саклыймын.
Сыеныр кешем юк, сөенә алмыймын,
Бары тик исемең ятлыймын.
Кушымта:
Сагынам, әтием, чәчемнән сыйпавың,
Иркәләп кочуың сагынам.
Кипсә дә чәчәкләр, кочаклап сөйләшәм,
Аерма дигәндәй назыңнан.
Җил-давыл тидерми, кыраулар төшерми
Үстердең чәчәк күк иркәләп.
Син барда, әтием, күз яшем түкмичә,
Еладым бары тик үпкәләп.
Ә, хәзер яшемдә ачы тәм сизәмен.
Кайтмавын белсәм дә, көтәмен,
Төшемдә чәчәкләр өзәсең болында,
Шул болын яныңнан үтәм мин.
Салават Фатхетдинов - Әтием
Теги
Салават Фатхетдиновконцерттатарские песнитатарстансалаваттатарская музыкасалават фатхутдиновпесниказаньtatarтатарский концертtatar musicсалават фатхетдинов песнипопурритатартатарчататарское видеотатарскиеkazanturk musicтюркская музыкаtatar videotatarstanсезонтатар жырлартатарская эстрадаsalavatпесни на татарскомтатарские народныетатарча җырйырларsalavat fathetdinovэстрадаБашкортстанбашкирияТатарстанжырлар