Алгадан, молгадан,
Мәче килә елгадан.
Шәмсия, Нурия,
Гөлхәбирә, Наҗия.
Анда көчек, монда көчек,
Арабыздан сикреп чык.
Уенны 6-10 яшьләрдәге балалар уйныйлар. Уйнау өчен капка төпләре дә, тыкрыклар да, уен заллары да ярый. Уен елның төрле фасылларында уйнала ала. Хәзерге вакытта еш кына бу уенны балалар өчен уздырылган бәйрәмнәрдә уйнатырга яраталар.
Идәнгә (җиргә) бер түгәрәк сызыла. Түгәрәкнең диаметры 1,5 - 2 м чамасы була. Түгәрәккә үз теләкләре белән ике уенчы чакырыла. Теләк белән чыгарылмаган очракта санамыш кулланыла. Бу уенчылар әтәчләр була. Ике әтәч тә әлеге түгәрәк эченә керә һәм беркадәр әтәч кыяфәте чыгарып (бер кулны артка куеп, икенче кул белән тездән бөгелгән аякларны тотып), бер-берсеннән читтәрәк басалар һәм команда бирелүгә сыңар аякта сикергәләп, җилкә белән этеп түгәрәктән бер-берсен чыгарырга тырышалар. Көндәшен түгәрәктән этеп чыгара алган әтәч җиңүче була. Уен теләге булган башка балалар катнашында дәвам иттерелә.
#уеннар #балалар #мәктәп
Ещё видео!