Украинага корал керткәннәр, ә Русиягә "йөк 200" белән "йөк 300" ташыганнар, дип сөйли Галия ханым. Аның улы Русия армиясенә 2021 елның җәендә китә. "Срочник" булуга карамастан, аны 2022 елның февралендә Украинадагы сугышка ташлыйлар. "Улым өйгә җәй көне кайтты. Берничә ай сугышта булган. Әле дә тынычлана алмый" дип сөйли әнисе. Ананың нәрсә сөйләгәннәрен тыңладыгызмы? Русия армиясендәге хәлләр, Украинага җибәрелгән татар-башкорт ирләре турында ни уйлыйсыз? Фикерләрегезне языгыз әле. Ә Галия ханым белән интервьюны Азатлык сайтында да укыгыз: [ Ссылка ]
#сугыш #мобилизация #татарча
Русия хакимиятләре Азатлык Радиосы сайтын томалады. Әмма без татар телендә мөһим хәбәрләр, риясыз һәм һөнәри стандартларга нигезләнеп әзерләнгән материаллар бирү эшебезне дәвам итәбез.
Азатлык радиосы – Азат Европа/Азатлык радиосының (Radio Free Europe/Radio Liberty) татар һәм башкорт телләрендәге хезмәте. Ул үз укучыларына демократик гадәтләрне ныгытуга, базар принципларына нигезләнгән икътисадны үстерүгә, гомумкешелек кыйммәтләрне таратуга ярдәм итәрлек объектив, риясыз һәм тарафлар алмаган мәгълүмәт җиткерә.
Русия юстиция министрлыгы Азатлык радиосын "ят агент" буларак эш итүче чит ил медиасы исемлегенә кертте. Без бернинди хөкүмәтнең дә агенты түгел, халыкара журналистика стандартларына нигезләнәбез һәм Русия юстиция министрлыгының бу карарын шикле һәм гаделсез дип саныйбыз.
![](https://i.ytimg.com/vi/Rtjh5mEQF4k/maxresdefault.jpg)