Сабан туена берничә көн кала, элек-электән килгән матур йола – бирнә-бүләк җыю йоласы башкарыла. Күп җирдә ул сөрән салу буларак билгеле. Бу йоланы “яулык бәйрәме”, “сөлге җыю”, “сөрән сугу” дип атаучы авыллар да бар. Бизәлгән атлар җигеп, кайда җәяүләп бүләк җыялар. һәрбер җирдә гармун тартып, милли киемнәрдән, җырлап-биеп, күтәренке рухта үткәрергә тырышалар бу йоланы.
Базарлы Матак авылында да Сабантуена "Бүләк җыю" йоласы узды. Авылдашлар үзләренең әзерләп куелган бүләкләре, матур теләкләре белән бүләк җыючыларны сөендерделәр.
Ещё видео!