Фиксиләр рок-төркеменең чыгышына әзерләнә, Ноликка барабаннарда уйнарга тәкъдим итә. Хәзер ул кайда туры килсә, шунда эзерләнә, фиксиләргә дәрес үткәрергә, лабораториядә профессор Чудаковка комачаулый. Ноликка Димдимычның фатирына кайтырга туры килә, аның белән ул уртак тел таба. Малайлар кул астына эләккәннәрнең барысында да шакылдый башлый: батареяда, кәстрүлләрдә, китапларда. Аларның күңел ачуы дәртле бер җырга әверелә! Кинәт Нолик арыганлыгын сизә. Бу тавыш аны бүтән сөендерми. Ул ДиДимычка туктарга куша, тик тегесе шакылдавын дәвам итә! Нолик һәрбер тавыштан сискәнә-сискәнә сыйныфка кайта. Балалар исә аның арганын сизми, каты тавыш белән каршы ала. Ноликка колагын томалап кына торасы кала. Бу сериядә тамашачылар бәрмә музыка уен коралларының төзелеше һәм төрләре белән танышыр, тавышланып әйләнә-тирәдәгеләргә комачауларга ярамый икәнен аңлар.
![](https://i.ytimg.com/vi/V4Sa35-s024/maxresdefault.jpg)