💫💫💫Татар халкының таҗы - Денис халкының даны!!!💫💫💫
🌸🌸🌸
Денис авылы Сабан туе - авылның асылташлы мәрҗәне✨✨✨
🌺Барлык уеннар, көрәш, чабыш атларын котлау, данлау, артистлар чыгышы - БЕР МӘЙДАНДА уза (халык бер утырган җирдән бәйрәмнең бөтен ямен күрә, тоя)
🌺Сабан туе кырында волейбол ярышы (мәйданнан читтәрәк махсус урын бар)
🌺Багана (колга) башына әтәч менгермиләр, "нәчәлниклар" тартып әләм (флаг) менгерми, ә үзебезнең АВЫЛ ЕГЕТЛӘРЕ (без страховки, ПАТАМУ ЧТО алар Денис егетләре!!!) яшь киленнең чиккән сөлгесен менгерә
🌺Чигелгән сөлгеләр турында!
-берсе багана башына менә
-икенчесе ат чабышында беренче килүчегә (ат чабышы мәйданнан читтә уза, ерак аралыкны чабалар, атка атланып, арба белән түгел)
-өченчесе Сабан туй БАТЫРЫНА
Сөлгеләр ике Сабантуй арасында кияүгә чыккан яшь киленнәрнеке. Сабантуйга бер атна кала авыл егетләре "Сөлге җыя", безнең авылда шулай диләр. Сабантуйга бүләк җыю инде ул.
🌺Милли уеннар - көентә- чиләк белән су ташу чиләк-көянтәләрне авылыбыз осталары милли бизәкләр белән бизи (бөтен мәйданны әйләнәләр), капчык киеп чабу, кашык белән йомырка ташу, капчык белән сугышу, кыек баганага менү, бүләк кисү (күзне бәйләп), чүлмәк вату, катыктан тәңкә табу, шакмак ташу. Яңалары - табаклар белән узышу, кул көрәштерү, тачка белән узышу, мотоблокта узышу.
🌺 Бөтен бүләкләр багана төбенә төзеп куела, батырга дигән тәкә дә шул баганага бәйләнә.
🌺Кәмитне үзебезнең авылдашыбыз ясаган, ул бабай күптән бакыйлыкка күчсә дә, кәмите һаман әйләнә, ничәмә-ничә буын баласының күңелен күрә!!!
🌺Районнан, өлкәбездән килгән кунакларга, авыл советы рәисенә, журналистларга, көрәшне хөкем итүчеләргә аерым урын бирелә. Трибуна дип атала, түбәсе бар, эчендә эскәмияләр.
🌺2022нче елдан алып Сабан туй мәйданында эскәмияләр куелды, хәзер ел саен ясарга түгел, "стационарныйлар" куелды.
🌺Ел саен Сабантуйга бавырсак, кош теле, чәк-чәк, урама, гөбәдия авылыбыз осталары тырышлыгы белән әзерләнә, биек итеп өеләр.
🌺Елда концертны авыл үзешчәннәре куя, читтән артист чакыру каралмаган, Аллаһка шөкер 🤲Тарихларда язылган кебек халык ял итә, артист чакырсаң Сабан туй булмый, сольный концерт була...(Әлбәттә бер-ике тапкыр чакырылды, бик җидти даталарга кагылышлы булганга). Авылыбыз артистларын үзешчән дияргә тел әйләнми, аңлатыр өчен генә шулай язам. Инде 20 елдан артык Халык исемен йөрткән Чулпан фольклор коллективы эшләп килә. (Ул легендар коллектив турында аерым язырмын ✨)
🌺Түбәсе япкан зур сәхнәбез бар, ул да мәйдан тирәли куйган эскәмияләр кебек шунда кыш чыга.
🌺Көне буе артистлар, килгән мөхтәрәм кунаклар, оештыручылар өчен ашханә эшләп тора, анда да үз авылыбызның оста апалары хезмәт куя 🌸🌸🌸
🌺Мәйдан бер атна буена әзерләнә - сәхнә бизәү, багана бастыру, ут сузу...
🌺Авылыбызда чын, көчле, хәзерге вакытта да көрәшеп йөрүче БАТЫРЫБЫЗ бар! Нурислам абый Зәкиуллин👏👏👏 Аның титул, исемнәре санап бетерерлек түгел, батырлар авылыбызда күп, мин бүгенге көндә дә актив булганын яздым.
🌺Сценарий бер ай алдан языла, репетицияләр ике ай алдан башлана (җыр-биюләр). Узган елны сценарийны 4 сәгать эчендә яздым. Авылыбызга 2022нче архив документлары буенча 300 ел тулды быел. Аксакал бабайлар сүзе буенча тагын да олырак ди авылыбыз🤲. Шүңа күрә әзерлек көчле булды, on-line элемтәгә чыгып нәрсә чагылдырырга икәнен әйттеләр дә шундук язып ташладым🎤🎬🎥
🌺Авылыбызда зур музей ачылды, ә рәсми рәвештә 2022нче еоны, Сабантуе башланыр алдыннан авыл мәдәният йортында ачтык. Бөтен кайткан кунаклар, авылдашлар музейда булды, "Бар өстенә бар яхшы, май өстенә бал яхшы" - диләр бит, шул ук тантаналы чарада Авыл турында чыккан китап презентациясе дә булды!
🌺Сабантуен авылыбыз Имамнары, авыл телендә Муллалары хәер - фатыйха белән ачып җибәрә, алар бездә икәү, чөнки мәчетебез ике.
🌺Уеннарны оештыручы комиссия әгъзалары, хөкемдарлар үз эшенең остасы булган авылдашларыбыз!!!
🌺Сабантуе көне буе бара, кичке 18:00га кадәр, иртән 10:00 башлана, аннан соң кичке Сабантуй оештырыла, караңгы төшкәч 🤗🤗🤗
Ещё видео!