Салават Фатхетдинов 25 сезон
Текст
Бик биектә, еракларда,
Җемелдиләр йолдызлар.
Кайларда сез дус егетләр,
Кайларда сез дус кызлар?
Кайларда сез сабакташлар,
Егетләр, кызларыбыз,
Олы юлга озатып калган,
Укутучыларыбыз?
Йөрәгем урыннан куба,
Атылганда йолдызлар.
Хәлләрегез ничек икән
Дус егетләр, дус кызлар?
Яшь чакларны, дус чакларны,
Күрәм еллар өзмәсен.
Еллар өзә алмаганны
Беләм, җилләр өзмәсен.
Сезне уйлыйм да моңланам
Минем сабакташларым.
Сәлам булып барып җитсен
Сезгә минем җырларым.
Салават Фатхетдинов - Сабакташлар
Теги
Салават Фатхетдиновконцерттатарские песнитатарстансалаваттатарская музыкасалават фатхутдиновпесниказаньtatarтатарский концертtatar musicсалават фатхетдинов песнипопурритатартатарчататарское видеотатарскиеkazanturk musicтюркская музыкаtatar videotatarstanсезонтатар жырлартатарская эстрадаsalavatпесни на татарскомтатарские народныетатарча җырйырларsalavat fathetdinovэстрадаБашкортстанбашкирияТатарстанжырлар